16+

Бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча Рособрнадзор тәкъдимнәр җыя башлаган

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган, дип хәбәр иткән журналистларга идарә башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган, дип хәбәр иткән журналистларга идарә башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

"Без традиция буенча бүген бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлыйбыз. Алар барысы да безнең белгечләр тарафыннан җентеләп тикшереләчәк", - ди Кравцов.
Идарә башлыгы сүзләренчә, Рособрнадзор тәкъдимнәрне 2017 елның 11 августына кадәр кабул итәчәк, барлык мөмкин үзгәрешләр хакында 1 сентябрьгә кадәр игълан ителәчәк.
2017 ел бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 29 майдан 1 июльгә кадәр булды. Имтиханнарда 703 меңгә якын кеше катнашкан, аларның 617 меңгә якыны - агымдагы ел чыгарылыш укучылары. Имтиханар Россиянең барлык төбәкләрендә, шулай ук 52 чит илдә үткәрелгән.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading