Бәйрәмне бу атна башында Театрлар Сабан туе башлап җибәрде. Унбер дәүләт театры артистлары җыйналып, Саба районының Лесхоз авылында бәйрәм итте. Сабан туеның абсолют батыры булып "Әкият" Татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев калды. Аңа Президент бүләге - машина һәм тәкә бирелде.
Казанда милли бәйрәм 15 июльгә билгеләнгән. Ә авылларда, районнарда ул бу атнада - 1, 2 июль көннәрендә гөрләячәк. 1 июль көнне кич белән исә республика халкын Саба районы Миңгәр авылы кунакка чакыра. Бәйрәм сәгать 19.00дә башланачак. Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туе экстрим ярышлар, әкияти салютлар, концерт-тамашалары белән кунакларны шаккатырырга җыена. Чараны Татарстанның атказанган артистлары Фәннүр Хәсәнов, Азат Зарипов һәм башка таланты актерлар алып барачак. Сабан туенда милли уеннар белән бергә гладиаторлар ярышы, квадроциклларда, көймәләрдә узышу, ялан кул балык тоту һәм башка үзенчәлекле бәйгеләрдә көч сынашып булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләр дип көтелә. Спорт сөючеләр өчен шулай ук махсус ярышлар каралган. Үзәк мәйданда "Миңгәр" дип исемләнгән документаль фильм да тәкъдим итәчәкләр. Тамашада Татарстанның һәм Башкорстанның халык артистлары белән бергә яшь талантлар да чыгыш ясаячак. Абхазия, Бразилиядән килгән бию төркеме чыгышлары, Дагыстаннан канатта йөрүчеләрдән шоу - боларның барысын да Миңгәр Сабан туенда күреп булачак. Бәйрәмгә чит илдән, башка республикалардан да кунаклар килер дип көтелә.
Ә сездә Сабан туйлары ничек уза?
Марат Заһидуллин, Чистай районы Каргалы авылы башлыгы:
Комментарийлар