16+

Беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатыннарына өстәмә акча түләнә

Авылда яшәүче халыкка ярдәм күрсәтү дигән вакытта хатын-кызлар өчен өстәмә түләүләр кертелүне дә әйтергә кирәк. 9 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган карар зур әһәмияткә ия. Брифингта бу турыда республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Аның аңлатуынча, авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була ала.
– Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга – 50, ә өченче баласын 28 яшькә кадәр тудырган әниләр 100 мең сум күләмендәге өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора, – диде министр.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан әлеге категориягә керүче хатын-кызлар социаль яклау бүлекләренә, күпфункциональ үзәкләргә алты ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Кирәкле документларны шулай ук электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading