16+

Казанда “Без бергә!” митингы 5,5 мең кешене җыйды

Кичә Кырым Республикасының Россия составына кушылуына бер ел булды. Әлеге уңайдан Россиянең бик күп шәһәрләрендә "Без бергә!" дип аталган митинг-бәйрәм концертлары оештырылды. Татарстан башкаласы да бу чарадан читтә калмады.

Кичә Кырым Республикасының Россия составына кушылуына бер ел булды. Әлеге уңайдан Россиянең бик күп шәһәрләрендә "Без бергә!" дип аталган митинг-бәйрәм концертлары оештырылды. Татарстан башкаласы да бу чарадан читтә калмады.

Меңьеллык мәйданында узган тантаналы җыенда 5,5 кеше катнашты. Халык флаглар тотып килгән иде, шунда ук Георгий ленталары да тараттылар, кыр кухнясы да эшли иде.

Көндез исә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында да бәйрәм концерты үтте. Концертны Казан консерваториясенең "Татарика" дип исемләнгән оркестры ачты, алар тамашачыга кырым халык моңнарын тәкъдим итте.

Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтүенчә, кырымлыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзара дус-тату яшәү тәҗрибәсе кызыксындыра, шул уңайдан Кырымда да Халыклар дуслыгы йортын ачарга ниятлиләр. Әлеге максаттан Казанга дәүләт вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган дүрт делегация килеп киткән.

Татарстанның халык сәнгать кәсепләрен һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мустафаев исә Татарстанда кырым татарларының милли-мәдәни мохтариятен булдыру нияте барлыгын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading