16+

Без булдырабыз!

Татарстан - очсыз-кырыйсыз Россиянең составына кергән кечкенә генә дәүләтчек. Аның җирләре ил территориясенең бары тик 0,4 процент чамасын гына били. Шуңа да карамастан, Татарстан Россиянең алыштыргысыз кисәге булып тора, Россиянең куәтле һәм бөек мәмләкәт булып җитлегүендә аның өлеше чиксез. Бу күп нәрсәдә чагыла. Татарстан ирешелгәннәрендә генә дә туктап калырга җыенмый,...

Без булдырабыз!

Татарстан - очсыз-кырыйсыз Россиянең составына кергән кечкенә генә дәүләтчек. Аның җирләре ил территориясенең бары тик 0,4 процент чамасын гына били. Шуңа да карамастан, Татарстан Россиянең алыштыргысыз кисәге булып тора, Россиянең куәтле һәм бөек мәмләкәт булып җитлегүендә аның өлеше чиксез. Бу күп нәрсәдә чагыла. Татарстан ирешелгәннәрендә генә дә туктап калырга җыенмый,...

Татарлар гел алда
Әлбәттә, Татарстанның иң зур байлыгы ул - нефть. «Җир каны»ның күп өлешен федераль казнага «агызып баруы» белән генә дә ул илнең үсеше игелегенә тугрылык белән хезмәт иткәнен исбатлап килә. Икътисади һәм мәдәни яктан, мәгърифәт һәм электрон технологияләрдә, машина төзелешендә ирешкән казанышлары белән дә Татарстан, башка төбәкләрнең «борыннарына чиртеп» күпкә алга китеп, Россиянең данын яклый. Казан да «Россиянең спорт башкаласы» исемен тик торганда гына алмады, бу дәрәҗәне яуларга аңа җиңелмәс «Рубин», «Ак Барс», «УНИКС», «Казаночка», «Зенит», «Динамо-Казан»нарыбыз ярдәм иттеләр. Быел Казанда узачак Бөтендөнья Универсиадасы да - тулысы белән аларның тырышлыгы.
Бу спорт командалары арасында кайберләренең соңгы арада начаррак чыгыш ясаулары да әле җиңелү түгел, ул - бераз тын алып торып, тиздән яңа көчләр белән янәдән һөҗүмгә әзерләнүгә нигезләнгән махсус алым. Аның каравы, берәүләр азрак ял иткән арада, Татарстан башка өлкәләрдә үзенең яшь талантлары белән таныла килә.
Узган ел ахырында Россиянең Беренче каналы оештырган «Голос» бәйгесендә ике милләттәшебез финалга чыкканнар иде. 148 көндәшләрен җиңеп, ул чакта Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллина 2 нче урынны алды, ә Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1 нче урынны яулап, «Россиянең иң шәп тавышы» исеменә лаек булды. Хәзер Динә Гарипова Россиянең данын якларга «Евровидение»гә барырга җыена. 2000 елда Бөгелмә кызы җырчы Алсу ул бәйгедә 2 нче урынны отып кайткан иде инде, быел Динәнең дә уңышына ышанабыз.
Узган атнада «Рен-тв» каналыннан берничә ай барган «Адская кухня II» ярышында, төрле шәһәрләрдән килгән 15 яхшы аш-су осталарын артта калдырып, Чаллы шәһәре егете Алмаз Исхаков җиңүче булып танылды һәм «Россиянең иң яхшы пешекчесе» дәрәҗәсен яулауга иреште. Хәзерге көндә Санкт-Петербургта эшләүче Алмазны республика хөкүмәте Универсиада барышында баш пешекче вазифасына чакырырга ниятли.
Һәм тагын бер сөенеч тулы яңалык - «Россия 1» каналында баручы «Большие танцы» бәйгесендә катнашкан 8 шәһәр арасында янә Казан алдынгы булып чыкты. 27 апрель көнне үткән финалда башкалабызның бию төркеме җиңү яулады һәм Казанга «Россиянең бию башкаласы» исемен алып кайтты.
Милләттәшләребезнең шушы уңышларын күреп, күңел Татарстан өчен горурлык белән тула. Нинди эшкә генә тотынмасыннар, татар кешеләренең барысын да булдырып чыга алуларына, осталык һәм уңганлыкларына тагын бер кат инанасың.
Ирек тә булсамы?!
Шулай итеп, бары тик үз тырышлыгы белән генә үзенә исем ясап, яшәп килә Татарстан. Үз составына кергән бәләкәй генә төбәкнең илгә шундый талантлар бүләк итүен; спорт чарасы булсынмы ул, иҗат конкурсымы, сәнгать бәйгесеме, ярышларның барлык төрләрендә беренчелекне алып, ил данын яклауларын Россия тиешенчә бәяләп кенә бетерми. Ил өчен күпме файда эшләвенә карамастан, Россия Татарстаннан гел берәр гаеп табып тора, депутатлар да, бәлки, көнчелек хисеннәндер, татарларны гел кимсетергә, рәнҗетергә генә торалар. Моның сәбәпләре дә билгеле - алар безнең башка диндә булуыбызны һәм үз телебездә сөйләшүебезне өнәп бетермиләр. Яшәргә, «җил-давыл»га бирешмәскә, яңа үрләр яулауга безгә, беренче чиратта, шул дин һәм тел булышканын Россия кайчан да булса аңлап, татарларга сүздә генә түгел, гамәлдә тулы ирек бирсә, туган төбәк һәм туган ил хакына эшләнгән ул казанышлар тагын да күбрәк булыр иде.
Күпмедер дәрәҗәдә буйсыну шартларында яшәгән килеш тә, «чәнечкеле тимерчыбыкта» ярык-ерыклар табып, татарлар милләтнең исемен илгә, дөньяга гел яңгыратып торалар. Мәдәният һәм сәнгатьтә, кинода һәм сәхнәдә, иҗатта, фәндә, журналистикада, сәясәттә, хәрби хезмәттә, спортта дөньякүләм танылган татарлар булган, бар һәм булачак. Ил генә аяк чала күрмәсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading