16+

“Без төрле, ләкин бердәм!”

Бүген Халыклар дуслыгы йортында "Күпмилләтле җәмгыятьтә милли телне үстерү һәм саклап калу буенча" Россия халыклары телендә мәктәп укучылары укуы һәм фәнни-гамәли конференциясе булды.

Бүген Халыклар дуслыгы йортында "Күпмилләтле җәмгыятьтә милли телне үстерү һәм саклап калу буенча" Россия халыклары телендә мәктәп укучылары укуы һәм фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференция быел икенче тапкыр гына узса да, милли рухлы балалар арасында ул киң популярлык казанды. Әйтик, узган ел конференциягә 400гә якын эш килсә, быел ул эшләрнең саны 600гә кадәр җиткән.

Иң яхшы дип табылган 94 эш, бүген икенче турда тагын сыналды. 50 укучының хезмәте фәнни җыентыкта басылып чыкты. Анда укучылар татар, рус, башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва филологиясе буенча фәнни чыгышлар ясады. Конференциянең төп максаты Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның телен саклап калу, аны яшь буынга җиткерү. Конференциядә катнашкан һәркем "Без төрле, ләкин бердәм!" дигән шигарь астында чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading