16+

Безнең табиблар кабыргадан да борын ясый

Соңгы арада медицина өлкәсендәге гадәти булмаган операцияләр турында еш сөйләнелә. Үзебезнең медицина хезмәткәрләренең эшләренә сокланырлык. Күптән түгел табиблар «Камаз» машинасы астына эләгеп, тән җәрәхәтләре алган ун яшьлек кызның чәрдәкләнгән кулын кисәкләп җыйганнар иде. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасының узган саннарында тулырак язган идек. Җиде операциядән соң кызның хәле яхшыра, куллары...

Соңгы арада медицина өлкәсендәге гадәти булмаган операцияләр турында еш сөйләнелә. Үзебезнең медицина хезмәткәрләренең эшләренә сокланырлык. Күптән түгел табиблар «Камаз» машинасы астына эләгеп, тән җәрәхәтләре алган ун яшьлек кызның чәрдәкләнгән кулын кисәкләп җыйганнар иде. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасының узган саннарында тулырак язган идек. Җиде операциядән соң кызның хәле яхшыра, куллары...

Шушы көннәрдә Татарстанда тагын бер үзенчәлекле операция ясаганнар, беренче тапкыр ашказанын лапароскопия юлы белән алганнар. Гади тел белән әйткәндә, операция корсак аркылы, зур кисемнәрсез генә башкарылган.

Республика клиник онкология диспансерында хирург-онколог Әмир Вәлиев әйтүенчә, 51 яшьлек ир-атның ашказанында шеш абайланган. Яңа алым кулланып ясалган операция авыруга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Өзлегүләр дә сирәк күзәтелә. Инде өченче көнгә үк авыру аякка баса ала. Бер атнадан аны өенә дә чыгарырга мөмкиннәр. Мондый төр операцияләр Россиядә дүрт ел элек ясала башлаган. Операциянең тагын бер үзенчәлеге - ашказаны алынганнан соң, диета тотарга туры киләчәк.

Пациент Фәһим Әмирханов үзе исә, шеш турында диспансеризация вакытында ачыкладылар, ди. «Баштарак минем ашказанында җәрәхәт бар иде. Яз-көз айларында гел дарулар эчә идем дә, авырту басылып тора. Күрәсең, шул җәрәхәт шешкә әйләнгәндер», - ди Фәһим абый.

Әгәр барысы да уңышлы узса, авыру кабат үзен сиздермәсә, мондый диагноз белән пациентлар шактый озын гомер кичерә ала, ашказанын нечкә эчәклек алыштырачак, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Сүз уңаеннан, Татарстанда онкология авырулары арасында ашказаны яман шеше алтынчы урында тора. Былтыр гына да республикада 967 ашказаны рагы очрагы теркәлгән.

Казанның 7нче хастаханәсендә дә хирурглар Әлмәттән Шәфкать Джураевка гадәти булмаган операция башкарган. Алар аның кабыр­гасы кимерчәгеннән борын ясаган. Моннан 15 ел элек Шәфкать ага борынын сындырган булган. Башта аны Үзбәкстан табиблары дәвалаган, әмма кәкре борынны турайт­канда, кимерчәкне алыр­га туры килгән. Нәтиҗәдә, пациен­тка сулыш алуы авырлашкан. Биш сәгатьлек операция нәтиҗәсез узмаган. Хәзер пациент үзен яхшы хис итә, алтын куллы Казан хирургларына рәхмәтен җиткерә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading