16+

Безнең укучылар чит илдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак укый

Россиянең башлангыч чыгарылыш сыйныф укучылары 50 илдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак укый.

Россиянең башлангыч чыгарылыш сыйныф укучылары 50 илдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак укый.

PIRLS халыкара тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый, дип яза «Татар-информ”.

Россия халыкара күрсәткечтә 581 балл җыйган. Барлык катнашучы илләр рейтингында беренче урынны алып, кабат башлангыч мәктәп белеме өлкәсендә лидерлык статусын раслаган. Россия 2006 елда PIRLS тикшеренүләрендә беренче урынны яулаган булган инде. 2011 елда Гонконгны алга уздырып, икенче баскычка төшкән булган. Тикшеренүләрнең соңгы этабы 2016 елда үткәрелгән һәм аның нәтиҗәләре 2017 елның 5 декабрендә басылган. Тикшеренүдә 50 илдән һәм 11 территориядән 340 мең укучы, шул исәптән Россиянең 42 төбәгенең 206 мәктәбеннән 4577 башлангыч чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading