16+

Бөгелмә гербы космоста булып кайтты

Тумышы белән Бөгелмәдән булган космонавт Сергей Рыжиковның былтырның 19 октябрендә Байконур космодромыннан космоска очуы турында "Шәһри Казан" газетасында язган идек.

Тумышы белән Бөгелмәдән булган космонавт Сергей Рыжиковның былтырның 19 октябрендә Байконур космодромыннан космоска очуы турында "Шәһри Казан" газетасында язган идек.

10 апрельгә кадәр экипаж космоста төрле фәнни тикшеренүләр алып барды, тәҗрибәләр уздырды. Космоска Сергей Рыжиков Бөгелмә шәһәре гербын, Татарстан флагын да алган иде. Үзе белән орбитада йөрткән шәһәр гербын Сргей шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре башлыгына тапшырды. Бөгелмәлеләр өчен космоста булып кайткан, якташлары, танылган космонавт кулыннан алынган бу герб - истәлекле бүләк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading