16+

Бөгелмәдә өй туйлары гөрләде

26 августта "Татнефть" компаниясе хезмәткәрләре Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә төзелгән яңа торакларга тантаналы шартларда аяк бастылар.

26 августта "Татнефть" компаниясе хезмәткәрләре Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә төзелгән яңа торакларга тантаналы шартларда аяк бастылар.

Биредә социаль ипотека программасы буенча 7 шәхси торак йорт тапшырылды, дип хәбәр итә җирле басма.

Бәйрәмдә катнашкан хөрмәтле кунаклар рәтендә - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелеге. Моннан тыш, өй туйларын билгеләп үтүчеләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та котлады.

Әлеге көн героеның берсе - Рамил Рәшит улы Шиһапов - "Татнефть" предприятиесе өчен каралган социаль ипотека программасында катнашучы. Ул «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең газ цехында эшли. Эшләү дәверендә үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Яңа йортка аяк басканчы ул хатыны Ләйсән, кызлары Камилла, Карина һәм туганнары белән бер бүлмәле фатирда яшәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading