16+

Бөгелмәле караклык өчен җаваплылыктан котылыр өчен теракт турында ялган хәбәр тараткан

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы теракт турында ялган хәбәр таратуда гаепләнүченең милкенә арест салуны таләп итә.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы теракт турында ялган хәбәр таратуда гаепләнүченең милкенә арест салуны таләп итә.

9 декабрь көнне сәгать көндезге 11ләр тирәсендә Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында хәбәр килеп ирешә. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелә. Ленин урамын, гомумән, дә ябып куялар. Бәхеткә, хокук сакчылары бинадан бернинди шартлаткыч тапмый. Тиз арада суд бинасына бомба куелу турындагы ялган хәбәр таратучы кулга алына, ул берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, беркайда да эшләмәүче 34 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Ялган хәбәр ирештереп, караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган ул. Суд шул көнгә тәгаенләнгән була. Нәтиҗәдә аңа "теракт турында ялган хәбәр" маддәсе буенча җинаять эше ачыла, үзе сак астына алына.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аның милкенә арест салуны һәм матди зыянны, шул исәптән оператив хезмәтнең суд бинасына баргандагы чыгымнарын тулы күләмендә түләтүне таләп итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading