16+

Бүген аракының туган көне

Менделеевның “Спиртның су белән кушылуы” диссертациясен яклаган көне хәзер рус аракысының туган көне булып санала.

Менделеевның “Спиртның су белән кушылуы” диссертациясен яклаган көне хәзер рус аракысының туган көне булып санала.

XVI гасырга хәтле Русьта аракы эчмәгәннәр икән, чөнки ул анда бөтенләй булмаган. Шул чорда Италиядән дару сыйфатында килеп эләккән һәм баш, ашказаны, йөрәк, хәтта мәхәббәт дарулары дип аталган.

Кеше өчен норма – 30 грамм саналган, шуннан артыгы кара көчләр белән бәйле дип исәпләгәннәр. Шуңа күрә, эчәр алдыннан, хәмердәге шайтан авызга кермәсен өчен, әүвәл стаканны, аннары авызларын чукындырганнар. Дуңгыз формасындагы шешә өстәлгә махсус куелган – ул хәмернең чамасын белергә һәм шундый кыяфәткә кермәскә кирәклеген искә төшереп торган.
 
“Аракы” сүзе 1936 елда гына кулланышка кергән – аңа хәтле шешәләргә “ипи шәрабы”, “аш шәрабы” дип язылган була.

Россиядә аракы музее 1998 елда Углич шәһәрендә ачыла. Хәзер анда аракының 200дән артык төре бар. Аларның иң “олысы”на 60 яшьтән артык, аңарга Сталин барельефы  төшерелегән.

Музейда шулай ук Петр патша чорында эчкечеләргә бирелә торган медаль дә бар. 6,8 килограммлы чуен медаль сәрхүшләрнең муенына кидерелгән һәм ул аны эчүен ташлаганчы тагып йөрергә тиеш булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading