16+

Бүген балаларга хокукый ярдәм күрсәтелә

20 ноябрьдә Россия территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көне уздырыла.

20 ноябрьдә Россия территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көне уздырыла.


Бу көнне республиканың муниципаль районнарында балаларга, ятим, инвалид балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә балалар хокуклары, опека һәм бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай хокукый консультацияләр биреләчәк. Чараларда башкарма хакимиятнең федераль органнары, мәгариф оешмалары, үзидарә органнары вәкилләре, адвокатлар белән нотариуслар катнаша.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көнендә чараларның кайда үтүе турындагы мәгълүматны Татарстанның Юстиция министрлыгы сайтындагы "Бушлай юридик ярдәм" бүлегендә, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары сайтларында алып була.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading