16+

Бүген - Бөтендөнья язучылар көне

3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар "International PEN Club"ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә. Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб (PEN - Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз телендә шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата) 1921 елда язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәмендә...

3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар "International PEN Club"ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә.

Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб (PEN - Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз телендә шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата) 1921 елда язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәмендә оеша, ул дөньяда сүз иреген яклау, фальсификацияләү, ялган мәгълүмат таратуга, фактларны дөрес күрсәтмәүгә каршы булу белән шөгыльләнә.

Татар ПЕН-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата.

Аның составында 30 кеше - язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар ПЕН-үзәгенең президенты - Разил Вәлиев (беренче президенты - Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры - Әхәт Мушинский.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading