16+

Бүген Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары игълан ителә

22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

1999 елдан бирле Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм "Җыен" татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар.

Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар. Әлеге премиягә лаек булган берничә исемне генә атап үтү дә җитәдер: М.Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев, Т.Еникеев, З.Хәким, Т.Миңнуллин, А.Степанова, А.Славутский, Р.Таҗетдинов, М.Айтуганова, Р.Исрафилов һәм башкалар. Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары арасында бер генә очраклы кеше дә юк. Алар барысы да театр дөньясында танылган, үз исемнәрен булдырган шәхесләр.


matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading