16+

Бүген Казанда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Бүген Казанда "Казан ярыммарафоны" узачак. Бөтенроссия ярышларында катнашучылар 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр үтәчәк, дип яза башкала мэриясе сайты. Ярышларга старт "Казан-Арена" стадионы янында биреләчәк.

Бүген Казанда "Казан ярыммарафоны" узачак. Бөтенроссия ярышларында катнашучылар 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр үтәчәк, дип яза башкала мэриясе сайты. Ярышларга старт "Казан-Арена" стадионы янында биреләчәк.

Ярыммарафон узу уңаеннан, башкалада транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- 6.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр "Казан-Арена" стадионы тирәсендә (хәрәкәт тулысынча чикләнә);
- 6.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Чистай урамы буенча (Сибгат Хәким - Чистай урамнары, Чистай урамыннан "Казан-Арена" стадионына төшү юлына кадәр, ике уң як полоса);

- 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Сибгат Хәким - Чистай урамнары боҗралы хәрәкәтенә кадәр, тулысынча);
- 6.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Фатих Әмирхан проспекты буенча (Фатих Әмирхан проспектыннан төшү юлы, Алексей Козин урамыннан Сибгат Хәкима урамына кадәр, "Современник" торак комплексы аша узу мөмкинлеге белән тулысынча чикләү);

- 6.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Фатих Әмирхан пр-ты буенча (Николай Ершов урамы юнәлешендә, Сибгат Хәким урамыннан "Миллениум" күперенә кадәр, бер уң як полоса), "Миллениум" күпере буенча (Сибгат Хәким урамыннан Николай Ершов урамы юнәлешендә, бер уң як полоса);

- 6.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Подлужная урамы буенча (Николай Ершов урамы юнәлешендә Подлужная урамыннан "Миллениум" күперенә төшү юлы);

- 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Николай Ершов урамы буенча (Николай Ершов урамыннан "Миллениум" күпере юнәлешендә Вишневский урамына төшү юлыннан Карл Маркс урамына кадәр, бер уң як полоса);

- 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамы буенча (Николай Ершов урамыннан Толстой урамына кадәр, бер уң як полоса);

- 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Толстой урамы буенча (Николай Ершов урамыннан Большая Красная урамына кадәр, тулысынча);

- 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы буенча (Жуковский, Гоголь, Япеев, Карл Фукс, Театр, Пушкин урамнары аша узу мөмкинлеге белән тулысынча);
- 7.00 сәгатьтән 11.20 сәгатькә кадәр Батурин урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Кремль дамбасына кадәр тулысынча);

- 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кремль дамбасы буенча (Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы, бер уң як полоса), Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан Декабристлар урамыннан Сибгат Хәким урамына төшү юлына кадәр, бер уң як полоса).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading