16+

Бүген Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр.


Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе буенча комитет кабул итә. Премиягә 30 яшькәчә булган аерым авторлар, яшьләр коллективлары, шулай ук яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар дәгъва кыла ала.

Быел премия "Идел" Яшьләр үзәгенә, КДМУ фармецевтик химия кафедрасы ассистенты Александр Буховецка, композитор Эльмир Низамовка, язучы-прозаик Рөстәм Галиуллинга, шагыйрә Луиза Янсуарга бирелә.

Лауреатларга значок, диплом һәм акчалата премия тапшырыла. Элек премия 100 мең сум иде. Быелдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, аның күләме 200 мең сум булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading