16+

Бүген Татарстанда 33 градус җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 29 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 29 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә. Минималь температура төнлә +15..+20, көндез максималь температура +28..+33˚ булачак.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Минималь температура +18..+20 градус булачак.

Көндез исә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Максималь температура +30..+32 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading