16+

Бүгенге заман укучысында күптән язылган әдәби әсәрләргә кызыксындыру уятып буламы?

Мәктәпләрдә иң озын, иң авыр өченче чирек тәмамланды. Инша, контроль эшләрдән арыган укучылар, язгы көннәрнең матурлыгын күреп калу өчен, каникулларга таралышты. Ләкин ял ул балалар өчен генә. Укытучыларга каникул - тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү өчен менә дигән вакыт. Балык Бистәсенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре дә, аны файдалы уздырырга теләп, район...

Мәктәпләрдә иң озын, иң авыр өченче чирек тәмамланды. Инша, контроль эшләрдән арыган укучылар, язгы көннәрнең матурлыгын күреп калу өчен, каникулларга таралышты. Ләкин ял ул балалар өчен генә. Укытучыларга каникул - тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү өчен менә дигән вакыт. Балык Бистәсенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре дә, аны файдалы уздырырга теләп, район...


Әйе, бүгенге көн укытучысы акбур тоткан мөгаллим генә булып кала алмый. Ул фән-техника казанышларын үз эшендә дөрес куллана белеп, укучыларның фәнгә кызыксынуларын арттырырга һәм белемнәрен тирәнәйтергә тиеш. Район үзәгендә урнашкан 1нче гимназия бу эштә үрнәк булып торырлык. Районда гына түгел, республикада да алдынгы урыннарда бара ул. Гимназиянең 60 мөгаллименең 13е - югары, 27се I категориягә ия, ике укытучы «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемне йөртә. Нәкъ менә шундый тәҗрибәле остазлар семинарга килгәннәргә осталык дәресе күрсәтте дә инде.

Кичә үзләре укытучы булып балаларга белем биргәннәр бүген төркемнәргә бүленеп, парта артына утырып, Сингапур ысулы белән, Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен тагын бер тапкыр «сүтеп җыйдылар». Бер дәрес эчендә укучыларга матурлыкның йөздә-киемдә түгел, ә күңелдә икәнен исбатлап кына калмадылар, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә дә тырыштылар. Ачык дәрес уздыру җиңел эш түгел. Ә монда Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар: озак еллар Татарстан мәгарифен җитәкләгән министр Васил ага Гайфуллин, танылган археолог галим Фаяз Хуҗин, «Мәгариф» журналы хезмәткәре Таһир Сабирҗанов һәм мин фәкыйрегез алдында ачылыр­га туры килде.

Ләкин кунаклар тәнкыйть күзлеге аша түгел, дустанә хуплап карадылар дәресләрне. Мәгълүмат диңгезендә муеннан баткан бүгенге заман укучысында күптән язылган әдәби әсәрләргә кызыксындыру уяту өчен, укытучыга шактый тырышлык куярга, әзерләнергә кирәк. Килгән кунаклар мөгаллимнәрнең шул тырышлыкларын, үз фәннәрен яратуларын күреп, аларның укучылары өчен сөенеп утыр­ды. Әйе, күңелләр матурлыгы, әдәп-әхлак турында иң күп сөйләнелә торган дәрес ул - әдәбият. Нәкъ менә шул дәресләрдә замана укучысы күңелендә кешелек сыйфатлары тәрбия­ләргә мөмкин дә инде. Юкка гына әдәбиятның тамырында әдәп сүзе ятмый шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading