16+

Бүгеннән башлап Россиядә даруларны маркировкалау таләбе үз көченә керә

2018 елның 1 гыйнварыннан “Дару чаралары белән эш итү турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр кысаларында, Россиядә әйләнештә булган дару препаратларын маркировкалау һәм мониторинглау үз көченә керә, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы ТАСС агентлыгына таянып. Махсус идентификация билгеләре смартфон яки сканер ярдәмендә дарулар турында тулы мәгълүмат белергә мөмкинлек бирәчәк.

Даруларны маркировкалау Хөкүмәтнең өстенлекле проекты кысаларында тормышка ашырыла. Башта Россия территориясендә сатыла торган барлык дару препаратлары 2018 елның 31 декабренә кадәр маркировкаланырга тиеш иде. Әмма соңрак даруларны мәҗбүри маркировкалау кертү вакыты 2020 елга кичектерелде.
Бу система фармацевтика базарында тәртип урнаштырыр, гадел көндәшлекне үстерүне тәэмин итәр дип көтелә.
Моннан тыш, ул сатып алучыларга смартфон яки сканер ярдәмендә препаратларның легаль булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Махсус идентификацион билгеләр дару тартмасына төшерелергә тиеш.
Әлегә сынау проекты буларак кертелсә дә, бер айда инде Россиядә бу юнәлештә 12 җинаять эше ачылган.
Фото livejournal.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading