16+

Бәхет өчен 100 мең сум кирәк?!

Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 50 мең сум хезмәт хакы алу җитә.

Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 50 мең сум хезмәт хакы алу җитә.

Моннан тыш, ил халкы бай булып саналу өчен, уртача алганда, аена 100 мең сум керем булырга тиеш, дип саный. Сораштыру барышында ачыкланганча, 50 процент респондент байлык кешедәге начар сыйфатларны үстерә, дип белдергән. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига сылтама белән яза.

Фәкыйрьлеккә килгәндә, 37 процент граждан ул кешеләрне начаррак итә, ди. Шул ук сандагы сораштыручы хәерчелек кешенең әхлагына йогынты ясамый, дип саный.

Россиялеләрнең 51 проценты илдәге икътисади вәзгыятьтән риза, ә 39 процент кеше фикеренчә, ул начар хәлдә. Ә менә 6 процент бу фикернең киресен әйтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading