16+

Биеклектә эшләүчеләр ярышты

Казанда "Биеклек-2017" республика конкурсына йомгак ясалды.

Биеклектә эшләүчеләр ярышты

Казанда "Биеклек-2017" республика конкурсына йомгак ясалды.

- Иртән эш урынына чыгып киткән кеше, кич гаиләсенә исән-имин кайтырга тиеш. Эш урыннарында хезмәт иминлеген ныгыту максатында, "Биеклек" дигән конкурс башлап җибәрдек. Бәйге республиканыкы гына булса да, анда Мәскәү һәм Чиләбе командалары да катнашты. Аны бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрергә ниятлибез. Россиянең барлык төбәкләреннән командалар рәхим итеп Казанга килсеннәр! - диде хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров.

Татарстанда узган ел сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәт эшчәнлеге вакытында 45 кеше фаҗирале төстә һәлак булган.

- Төзелештә югаргы катларда, түбәләрдә һәм багана башларында эшләгәндә иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Биеклектә эшләүчеләрнең шушылай җыелышып, ярышулары ул чын мәгънәсендә тәҗрибә-өйрәнү мәктәбе, - диде Марат Гафаров.

Республиканың "Төбәк укыту-методика үзәге" өстәмә сәнәгать белеме бирү учреждениесе директоры Рәисә Бабаназарова аңлатканча, командалар "арканга эленеп эшләү" һәм "арканга эләктерелеп эшләү" шартларында ярышкан. Арканга эленеп эшләгәндә эшче-белгеч тулысынча һавада асылынып тора. Бу сиңа таганда атыну кебек рәхәтләнү түгел. Егетләр арканга эленгән рәвештә эш башкарды һәм тере кешене дә, маникенны да "коткарып" күрсәтте. Арканга эләктерелеп эшләгән очракта, эшче-белгеч аякларында яссылыкка басып йөри, бу- йорт, бина, поезд түбәсе.
- Түбәдә эшләүче кешенең биленә бәйләнгән арканның икенче очы ышанычлы сыйфатта ныклы әйбергә-терәккә беркетелергә тиеш. Икенче кешенең аркан очын куллары белән генә тотып торуы катгый тыела. Кинәт түбәнгә очкан кешене куллар белән тотып калып булмый, - ди Рәисә Бабаназарова.



Арканга эленеп эшләү бәйгесендә Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отряды җиңү яулады. Мәскәүнең "Аландр" командасы-икенче, "Инностейдж" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре - өченче.

Арканга эләктерелеп эшләү бәйгесендә "Аландр" командасы лаеклы җиңү яулады. Калган призлы урыннарда җирле командалар: "Спецэнергомонтаж" оешмасы - икенче, "Казан" халыкара аэропорты - өченче урында.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading