16+

Билгесез кешеләр мәчет янында ут ачкан

Билгесез кешеләр Авиньон француз коммунасында мәчет янында ут ачкан. Бу хакта полициягә сылтама белән La Provence хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Билгесез кешеләр Авиньон француз коммунасында мәчет янында ут ачкан. Бу хакта полициягә сылтама белән La Provence хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Хәбәр ителгәнчә, мылтык һәм пистолет белән коралланган ике хөҗүм итүче вакыйга урынына машинада килә һәм мәчеттән чыгып баручыларга ут ача.
Атыш нәтиҗәсендә, кимендә, 8 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән, 7 яшьлек бала да. Хөҗүм итүчеләр җинаять урыныннан кача алган.
Полициядә әлеге хәлне теракт буларак карамыйлар. Фаразланганча, һөҗүм сәбәбе яшьләр арасындагы конфликт.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading