16+

Битараф булмаучылар Казанда форумга җыела

1 декабрь көнне социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумы була. Ул ике елга бер җыела. Аның эшендә быел Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

1 декабрь көнне социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумы була. Ул ике елга бер җыела. Аның эшендә быел Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз шул мөһим чара турында барды. Журналистлар белән очрашуда республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдриева, Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

- Бу оешмаларны кеше проблемасына битараф булмаучылар оештыра һәм алар шундыйларны берләштерә дә. Республикабызда мондый алты меңләп коммерцияле булмаган оешма теркәлгән, - дип сүзен саннардан башлады Иҗтимагый палата рәисе. - Аларны үзләре шул проблемалар белән яшәгән, аларны белгән кешеләр җитәкли. Чишү юлларын бергәләп эзләгәч, ярдәм дә конкрет була.

Кышның беренче көнендә пленар утырыш кына уздыру каралган. Ә аңарчы өч ай дәвамында түгәрәк өстәлләр артында, төрле брифингларда әлеге оешмаларның проблемаларын уртага салып сөйләшергә җыеналар.

Форумда 1 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Ул Казанда гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарында да узачак. Оештыру комитеты рәисе - премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. Форум үз эшен 10 секциядә үткәрергә җыена. Арада "Коммерцияле булмаган оешмалар белән бизнес мөнәсәбәтенең төп юнәлешләре", "Фән һәм мәгариф роле," "Коммерцияле булмаган оешмаларның мәгълүматта яктыртылуы" дигәннәре аеруча кызыклы булырга охшый.

- 2010-2016 еллар аралыгында мондый коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге алты йөзгә якын оешмаларга бюджеттан 3,7 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Грантлар да алар эшен генә түгел, күрсәткән ярдәмнәренең сыйфатын яхшыртырга да булыша, - диде икътисад министры урынбасары.

- Бу оешмаларның бик күбесе, төгәлрәк итеп әйтсәк, өчтән бере социаль оешмалар. Әйтик, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үз оешмалары.Алар әле авыруга карап та бүленә. Балалар параличы белән җәфаланучыларның үзләренеке, аутистларның үзләренеке. Кешеләрнең проблемалары төрле, шуңа оешмалар да төрле һәм күп санлы. Аларның төп эше авыр хәлдә калганнарга булышу булса да, еш кына үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ. Биналар, белемле кадрлар җитми. Дөрес, дәүләт ярдәменнән ташламый. Ләкин кайбер оешмалар үзләренә тиеш ярдәмне ничек алу юлын белеп бетерми. Шуңа без алар өчен махсус укулар оештырдык. 20 урынына 43 гариза килде, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклаулар министры урынбасары.

Безнең татар: "Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә" - ди. Ә менә бу оешмалар шул үз башына төшкәнгә, кеше хәлен дә яхшы аңлаучыларны бергә берләштерә. Проблемалар төрле һәм күпкырлы. Төрмәләрдән азат ителеп, иреккә чыгучыларның үз проблемасы. Ел саен 4 мең шундый кешене эш белән тэәмин итәргә, гаилә табарга булышучы оешмаларга да эш җитәрлек.

Оештыручылар бу форум аерым кешеләрнең әлеге проблемалары белән киң җәмәгатьчелек тә танышыр һәм кулыннан килгән кадәр булышыр дип ышаналар. Алар бу мөһим эштә каләм ияләре журналистларга зур өмет баглауларын да әйттеләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading