16+

Битлегең юк икән, җәяү йөр!

Казанда бер атна эчендә битлексез барган 237 пассажир җәмәгать транспортыннан чыгарылган.

Казанда бер атна эчендә битлексез барган 237 пассажир җәмәгать транспортыннан чыгарылган.

Тикшерү Дәүләт автоинспекциясе, Казанның транспорт комитеты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, транспорт оешмалары тарафыннан 19-23 октябрь көннәрендә башкаланың 109 тукталышында һәм метро станциясендә үткәрелгән.  

Нәтиҗәдә 7 мең 66 казанлы җәмәгать транспортында битлек кимәгән. Кисәтүдән соң, 6 мең 829 кеше битлек кигән, 237 кеше исә җәмәгать транспортыннан чыгарылган. Моннан тыш, хокук саклаучылар битлексез пассажирларга карата 5 беркетмә төзегән.

Мондый рейдлар алга таба да булачак, шуңа күрә җәмәгать транспортында битлек киеп йөрегез, үзегезне саклагыз!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading