16+

Бодай бәясе ничә сум?

Быел аграрийлар уңышны мулдан булачак дип өметләндерә. Тик моңа бәйле рәвештә, ашлыкны сату белән проблемалар булмасмы? Бүгенге көндә 3нче класслы бодайның сатып алу бәясе ничә сум? Илдар Гыйләҗев, Азнакай. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов: - Чынлап та, быел Россиядә уңыш мул Һәм ашлык сатып алу бәясе...

Быел аграрийлар уңышны мулдан булачак дип өметләндерә. Тик моңа бәйле рәвештә, ашлыкны сату белән проблемалар булмасмы? Бүгенге көндә 3нче класслы бодайның сатып алу бәясе ничә сум?

Илдар Гыйләҗев, Азнакай.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов:
- Чынлап та, быел Россиядә уңыш мул Һәм ашлык сатып алу бәясе дә бик түбән. Бүген 3нче класслы бодайга да ихтыяҗ юк диярлек. 23 процент клейковиналы (ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе, җилемчә) бодайның бер тоннасына бәя, өстәмә кыйммәткә салымны да (НДС) кертеп, 8 мең сум тәшкил итә. Арпаның да бәясе бик түбән - НДС белән, тоннасына - 5500 сум. Мондый түбән бәянең булганы юк иде. Безнең сатарлык товарыбыз бар, ә сату базарына чыгарып булмый. Әмма бүген елап, сукранып утыра алмыйбыз, аннан беребезгә дә җиңел түгел. Төп максат - басудан уңышны җыеп алу. Ә кышын исә экспорт активлаша, шуның нәтиҗәсендә, бәяләр дә тотрыклана. Сүз дә юк, әлегә хуҗалыкларга авыр, җитештергән икмәкне сатып булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading