16+

Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме дә белем бирәчәк

Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме магистрант һәм докторантларга лекцияләр укыячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге дини уку йортының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр иткән. «Укытучылар составы билгеләнгән инде. Магистр программаларында, бакалавриаттан аермалы буларак, фәннәр кимрәк. Шунлыктан биредә укытучылар саны да азрак булачак. Әмма аларның белем дәрәҗәсе күпкә югарырак, ягъни...

Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме магистрант һәм докторантларга лекцияләр укыячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге дини уку йортының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр иткән.
«Укытучылар составы билгеләнгән инде. Магистр программаларында, бакалавриаттан аермалы буларак, фәннәр кимрәк. Шунлыктан биредә укытучылар саны да азрак булачак. Әмма аларның белем дәрәҗәсе күпкә югарырак, ягъни профессорлар булырга тиеш. Сентябрьдән бездә мөселман илләреннән килгән өч мөгаллим даими нигездә эшли башлаячак. Лекцияләр уку өчен Абдурраззак Әс-Саади, Исмаил Буль-буль һәм Хәмделла Сафти чакырылган», - диде ул.

Моннан тыш, чит ил укытучыларының күбесе академиядә чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк.

«Академиядә докторантураны алып барачак дүртенче мөгаллим дә булыр, мөгаен, - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин. - Без Сүриянең танылган дин галиме Зөхәйли белән сөйләшүләр алып барабыз. Ул ризалык бирде инде. Калганнары чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк. Әлеге мөгаллимнәр белән башлангыч килешүләр төзелгән, алар ел дәвамында безгә килеп, үз фәннәрен укытачак».

Шунысын да искәртик: 4 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә беренче уку елы башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading