16+

Болгарга, Зөягә автобус маршрутлары ачылды

Тиздән май бәйрәмнәре. Кемдер авылга кайтырга ашыга, икенче берәүләр җылы көннәрдә бакчаларын рәтли, ә кемнәрдер ял вакытыңда сәяхәт итеп калырга тели. Шул уңайдан, 1 майдан республикабыздагы истәлекле урыннар - Болгар белән Зөягә дә автобус маршрутлары ачыла.

Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта Туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе урынбасары Лиана Сәетова хәбәр итүенчә, 1-4 май, 9-11 май аралыгында Болгар, Зөя утрау - шәһәрчекләренә кабат автобуслар җибәреләчәк.

Расписаниегә килгәндә, "Казан-Болгар-Казан" автобусы сәгать 8.40 та үзәк автовокзалдан кузгалып китәчәк. Барышлый "Южный" автовокзалына кереп (сәгать 9.00ларда) истәлекле урынга сәяхәт итәргә теләүчеләрне утыртып китәчәк. Автобус Болгарга 12.20 сәгатьтә барып җитәргә тиеш. Төштән соң сәгать дүрттә кире юлга кузгалачак. Билет бәясенә килгәндә, Болгарга бару бер кешегә 310 сумга төшә.

"Казан-Болгар-Казан" маршрутлы автобус исә шулай ук 8.40 та үзәк автобуслар вокзалыннан китеп, 9.00 сәгатьтә "Южный" вокзалында тукталыш ясаячак. Зөя утрау-шәһәрчегендә ул унберенче яртылар тирәсендә булыр дип көтелә. Сәгать өченче яртыда кузгалып, Казанга сәгать дүртләрдә кайтып җитәргә тиеш. Билет бәясе - 150 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading