16+

Боҗра – төп юл

Россиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун проекты эшләнгән, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

Россиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун проекты эшләнгән, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

Документ текстыннан аңлашылганча, боҗралы хәрәкәт җайга салынган барлык чатларда да боҗра төп юл булачак. Хәзерге вакытта андый боҗраларда өстенлеккә ия булу өчен әйләнәгә керү юлларына «Юл бир» яисә «Туктаусыз хәрәкәт тыела» кебек юл билгеләре куелырга тиеш иде.

Документ буенча иҗтимагый фикер алышу 2017 елның 8 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Канун кабул ителсә, боҗралы чатка керә торган барлык машина йөртүчеләр дә әйләнәдәге транспорт чарасына юл бирергә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading