16+

Бөтендөнья сыйфат атналыгында нәрсә эшләячәкләр?

6 ноябрьдән Татарстанда Бөтендөнья сыйфат атналыгы башланды. Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын аңлатуга багышланган, продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы чаралар үткәрәчәк.

6 ноябрьдән Татарстанда Бөтендөнья сыйфат атналыгы башланды. Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын аңлатуга багышланган, продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы чаралар үткәрәчәк.

Бөтендөнья сыйфат көне 2015 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Сыйфат ул – җитештерелгән товар­ның кеше, тирә-юнь өчен куркынычсызлыгы, шулай ук кулланучының мәнфәгатьләрен кайгырту, таләпләрен тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерү дә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәтшина әйтүенчә, быелның тугыз аенда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә кулланучылар хокукларын бозу турында 5,3 мең гариза кабул ителгән. Шикаятьләрнең 40 проценты товарны куллану белән бәйле. Кесә телефоны, планшет, ноутбукларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар күп, ватылганнан соң аларны кире кайтарганда, кулланучылар хокуклары үтәлмәү белән еш очрашырга туры килә.
– Кеше, хокукларын белмәве аркасында, күп кенә нәрсәне аңлап бетерми. Әйтик, телефоны ватылды, ди. Ул бит, закон нигезендә, аны кайтарып, акчасын алырга яки аның урынына яңа телефон таләп итәргә хаклы. Ләкин кулланучы күп очракта телефонны ремонтка бирү белән чикләнә, – ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Үзләрен косметология салоннары, медицина үзәкләре дип таныштырган оешмалардан зыян күрүчеләр дә җитәрлек. Аеруча ­пенсия яшендәге кешеләр, үзләре дә сизмәстән, килешү имзалый, 100 мең сумнан артык кредитлар рәсмиләштерә. Ахырдан гына, ялгышканлыкларын аңлыйлар. Кулланучылар бушлай хезмәт күрсәтәбез дип шалтыратучы мондый оешмалардан зарлана.  Роспотребнадзор идарәсе аларны даими тикшереп тора. Нәтиҗәдә кайбер косметика чараларының тиешле таләпләргә җавап бирмәве, башка җитешсезлекләр ачыкланган.  Мондый оешмаларга 1,6 миллион сумнан артыграк штраф салынган.

Кулланучылар хокукларын бозу очраклары булганда, (843) 221-90-16 номеры буенча «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading