16+

Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары Милли Шура рәисен сайлады

Бөтендөнья татар конгрессы съездында оешманың уставына үзгәрешләр кертелде. Ул беренче чиратта конгресс идарәсе структурасына җитди үзгәрешләр кертү белән бәйле. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, һәрдаим эшләүче орган буларак, совет булдырырга тәкъдим итте. Совет "Милли шура" дип аталачак. Аның рәисе итеп Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев билгеләнде. Беренче урынбасары - "Милли шура"...

Бөтендөнья татар конгрессы съездында оешманың уставына үзгәрешләр кертелде. Ул беренче чиратта конгресс идарәсе структурасына җитди үзгәрешләр кертү белән бәйле. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, һәрдаим эшләүче орган буларак, совет булдырырга тәкъдим итте. Совет "Милли шура" дип аталачак. Аның рәисе итеп Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев билгеләнде. Беренче урынбасары - "Милли шура" башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров булачак.
Совет биш елга сайланып, үз эченә 75 кешене алырга тиеш. "Милли шура" президиумы 15 кешедән торачак.

Шулай ук милли шураның башкарма комитеты да булдырылачак. Ул конгресс программаларының үтәлешен оештырачак, хисап эшләрен алып барачак, җирле оешмаларга оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәчәк һәм башка эшләр белән шөгыльләнәчәк.

Татар җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин "ШК"га белдергәнчә, дәүләтнең көчен, акылын, мөмкинлекләрен туплый торган шушындый җитди бер совет күптән кирәк иде.

- Татарлар белән эшләү актив бара, бу эш тагын да киңәйде, җаваплылык көчәйде. Конгрессның төп максаты - халыкны туплау, бер юнәлешкә кертү. Бу зур эш, аны башкарма комитет кына ерып чыга алмый. Вазгыять тә кыенлашты. Аңардан өстен бер координацион үзәк кирәк иде. Ул оешты, аның кирәклеге һәм мөһимлеге бәхәссез.
Съезд ахырында резолюция һәм татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading