16+

Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертелде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды пленар утырышында БТК Уставына үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды пленар утырышында БТК Уставына үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Ул, беренче чиратта, конгресс идарәсе структурасында җитди үзгәрешләр кертү белән бәйле.

Утырышта һәрдаим эшләүче орган буларак, совет булдырырга тәкъдим ителде. Аны милли шура дип атаячаклар. Ул 5 елга сайланып, үз эченә кимендә 75 кешене алырга тиеш. Милли шура ел саен уза торган утырышлары арасында эшне президиум алып барачак. Ул исә, үз чиратында, 15 кешедән торуы шарт. Президиум милли шура әгъзалары тарафыннан сайлап куела.

Шулай ук милли шураның башкарма комитеты да булдырылачак. Ул конгресс программаларын үтәлешен оештырачак, хисап эшләрен алып барачак, җирле оешмаларга оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәчәк һәм башка эшләр белән шөгыльләнәчәк.

Милли шураны рәис җитәкләр, аның биш урынбасары булыр дип күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading