16+

Бөтенроссия «Ел студенты» премиясе Казанда үтәргә мөмкин

Симферопольдә үткән Бөтенроссия «Ел студенты-2017» премиясендә Казан федераль университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов Гран-при алган иде.

Бөтенроссия «Ел студенты» премиясе Казанда үтәргә мөмкин

Симферопольдә үткән Бөтенроссия «Ел студенты-2017» премиясендә Казан федераль университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов Гран-при алган иде.

Фән, иҗат, спорт, журналистика өлкәсендә, волонтерлык, лидерлык, җәмәгать эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән 200 егет һәм кыз арасында ул иң яхшы студент булып танылды. Җиңүче Татарстан егете булгач, Россиянең «Ел студенты» премиясе Казанда узачакмы?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында журналистлар спикерларга шул сорауны бирде. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, 25 гыйнвар – Студентлар көнендә Казанга Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий килгән һәм ул әлеге премияне Татарстанда уздыру турында сөйләшүләр алып бара башлаган.

– Әлегә кадәр чараны җиңүче төбәгендә үткәрү гадәте юк иде, әмма алар яңа традиция булдырырга тели. Җиңү киләсе елга узачак чараны үз төбәгендә үткәртү хокукын ала. Хәзерге вакытта фестивальне Казанда уздыру турында сөйләшүләр бара, – диде ул.

Татарстан «Ел студенты» премиясе җиңүчесенең исеме 5 февральдә билгеле булачак. Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искендеров әйтүенчә, быел чараны үткәрүдә яңалык бар.
– Элек вузлар белән профессиональ уку йортлары студентлары бергә көч сынашкан. Хәзер алар икегә бүленгән. Фестивальгә 700дән артык гариза кабул ителде. Аның 386сы – вузлардан, 360ы – профессиональ уку йортларыннан. Соңгылары 10 февральдә Әлмәттә көч сынашачак. Җиңүче коллективларга, 7 меңнән алып 20 меңгә кадәрге суммада брендлы полиграфия продукциясе ясату өчен, сертификатлар тапшырылачак. Ни өчен полиграфия продукциясе дияргә мөмкинсез.

Соңгы вакытта уку йортларында популяр ул. Вузларның транспорты да, техника, җиһазлары да бар. Ә менә студентларны экипировкалау өчен брендлы продукция артык түгел, алар аңа мохтаҗ. Аерым җиңүчеләргә 15 мең сумлык премия биреләчәк. Гран-при иясен 30 мең сум премия көтә, – диде ул.

Спикерлар сүзләренчә, фестивальнең максаты – талантлы яшьләрне эзләп табу, аларга булышлык күрсәтү. Яшьләргә үсү өчен мөкинлекләр тудыру – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. Ул яшь лидерлар, актив студентлар арасындагы перспективалы кадрларга игътибар юнәлтергә куша. Аларны үстерү өчен төрле бәйгеләр оештырыла, проектлар булдырыла, грантлар бирелә. Яшьләр зур потенциалга ия, шуңа да аларга һәрьяктан ярдәм күрсәтәчәкбез, дигән иде ул бер чыгышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading