16+

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы барлыкка килде

Казанга татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелды. Әлегә кадәр алар конференция, җыеннар форматында узган чараларда катнашып килсәләр, бу юлы мондый чара зуррак масштабта үтте. I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездының пленар утырышында бик күп кызыклы фикерләр яңгырады.

Казанга татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелды. Әлегә кадәр алар конференция, җыеннар форматында узган чараларда катнашып килсәләр, бу юлы мондый чара зуррак масштабта үтте. I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездының пленар утырышында бик күп кызыклы фикерләр яңгырады.

Аны ачылышында чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. "Безнең тарихыбыз бай. Аны туплап, анализ ясап, өйрәнеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерәсе бар. Соңгы елларда үз авыллары, төбәкләре тарихын өйрәнүче көчле бер шаукым булып килеп күтәрелде. Шул исәптән нәсел шәҗәрәләре белән кызыксынучылар да артты. Татар тарихы чылбыры өзелмәс дип ышанам" диелә аның мөрәҗәгатендә. Римма Ратникова төбәк тарихын өйрәнүчеләргә республика җитәкчесе исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та төбәк тарихын өйрәнүнең бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә икәнен билгеләп үтте.

Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов үзенең чыгышында татарлар тарихын өйрәнү тиешле дәрәҗәдә булмавын белдерде. Татар тарихын татарларга караганда кытайлар күбрәк өйрәнә, диде ул.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, төбәкләр тарихын профессиональ тарихчылар гына түгел, һәвәскәрләр дә язарга тиеш. Алар бергәләшеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була, дип белдерде ул. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та бу эштә академик институтларның үзара берләшеп эшләве яклы. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин авыллар тарихын язганда мәчет, мәдрәсәләр тарихын да язуларын үтенде.

Утырыш ахырында Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы төзелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading