Безнең чемпионат башкалардан мәдәни программасы белән дә аерылачак. Мәсәлән, «Мәдәни парк» мәйданчыгында Россия халыклары һөнәрләре белән таныштырачаклар. Тагын шунысы бар: чемпионатта мәктәп укучысы да, ата-ана да профессионаллар белән бер мәйданда үзләрен эшче һөнәрләрендә сынап карый ала. Истәлеккә үз кулың белән сувенирлар да ясап булачак.
Бүген «WorldSkills» Россиянең 85 төбәгендә дә киң таралган. «WorldSkills International» башкарма директоры Дэвид Хоуи чемпионатның Россиягә шулкадәр тиз үтеп керә алуына шаккаткан.
– Россиянең кайбер төбәкләрендә, «WorldSkills» без уйлаганнан да яхшырак таралган. Бу волонтерлар әзерләүдә дә сизелә. Сезнең өчен бу чемпионат эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күрсәтү максаты да әле. Монысы тагын да үзенчәлеклерәк, тагын да яхшырак, – диде ул.
Комментарийлар