16+

Бу ялларда Актаныш районында мөселман Сабан туе уздырыла

Иртәгә, 14 июльдә, Актаныш районында мөселман Сабан туе булачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 14 июльдә, Актаныш районында мөселман Сабан туе булачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Бәйрәмдә теләгән һәркем катнаша ала. Тик бәйрәм кунакларының кайбер кагыйдәләрне үтәве сорала: ирләр - баш киеменнән, хатын-кызлар каплаулы киемнән, башына яулык япкан булырга тиеш.

Мөселман Сабан туе программасы гадәттәге йола һәм спорт ярыш-бәйгеләрен, викториналарны үз эченә ала. Балалар өчен махсус күңел ачу программасы әзерләнә.

Шулай итеп, бәйрәм җомга көнне - 14 июльдә, Актаныштагы Үзәк мәчет янындагы мәйданда 09.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading