16+

Буага Идел-Урал театрлары җыела

Буада 12 марттан 23 енә кадәр Идел буе һәм Урал театрларының I Халыкара фестивале үткәрелә. Унике көн дәвамында буалылар һәм кунаклар 13 драма, бер балалар һәм дүрт курчак театры спектакльләрен күрә алачак. Фестиваль Мәдәният министрлыгы, Татарстан театр әһелләре берлеге тарафыннан яклау тапты. Әлеге чарага Татарстаннан тыш, Башкортстан, Казахстан, Калмыкия, Коми,...

- Без бу фестивальне оештырып зур адым ясарга уйлыйбыз. Аны уздыру өчен бөтен шартлар бар. Фестиваль спектакльләре өч мәйданда күрсәтеләчәк. Район җитәкчелеге дә ярдәм итә, - диде фестивальнең директоры Раил Садриев.

- Коллектив әзер. Хәзер тамашачыны әзерләргә кирәк. Россиядә бөтен милли театрларны берләштергән фестиваль юк. Без Россиядәге милли театрлар географиясен җәелдерәчәкбез. Россиянең танылган тәнкыйтьчеләре килүе көтелә. Һәр театр үз репертуарыннан мавыктыргыч спектакль алып килергә тиеш. Бу безнең республика өчен дә зур вакыйга, - ди Камал театрының сәнгать белгече Нияз Игъламов.

Буа мунииципаль районы башкарма комитеты урынбасары Лилия Садретдинова әйтүенчә, мондый фестивальнең Буада узуы зур горурлык.

- Моңа кадәр дә бездә театрлар фестивале узды. Районыбызда балалар кече яшьтән үк театрга тартылалар. Ә бу фестивальне күрше районнардан да килеп карарга тиешләр. Билет бәяләре 100 сумнан башлана. Әлеге фестиваль туризмны үстерү максатын да күздә тота. Иң мөһиме - буалыларга төрле халыкларның театрлары белән танышырга мөмкин булачак. Фестиваль рус һәм татар телләрендә уза. Спектакльләрдә Идел буе, Урал халыкларының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен күрергә мөмкин булачак, - диде Лилия ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading