16+

Быел бал кортлары начар кышлаганмы?

Күп кенә умартачылар быел бал кортлары начар кышлады, күбесе үлеп бетте, дип зарлана.

Күп кенә умартачылар быел бал кортлары начар кышлады, күбесе үлеп бетте, дип зарлана.

Белгечләр дә, Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән, дип нәтиҗә ясаган. Тик алар моны яхшы күрсәткеч, дип бәяли. Җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып китәчәк, дип уйлыйлар.
Температура 12 градус җылы булганда, кортлар ояларыннан чыга. Алар беренче язгы чәчәкләрдән татлы азык җыя башладылар инде. Бу сезонда Татарстанда 14 меңнән артык умарталык бал җыячак дип фаразлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading