16+

Быел дуңгыз гриппы киләчәк

Быел Татарстанда дуңгыз гриппы таралуы көтелә, дип фаразлый республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты Владимир Анохин.

Быел Татарстанда дуңгыз гриппы таралуы көтелә, дип фаразлый республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты Владимир Анохин.

Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта быелгы грипп эпидемиясе хакында сөйләштеләр.

Дуңгыз гриппы безнең өчен яңалык түгел анысы. 2009-2010 елларда аның белән авыручылар булды. Хәтта грипптан үлүчеләр дә теркәлде. Дөрес, вакцина ясаткан кешеләр арасында авыручылар күзәтелмәде, дип ышандыра Владимир Анохин. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге төр гриппка каршы кирәкле «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналарын 766 мең дозада кайтарткан. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, грипп - кешенең эшкә килмәвенең иң киң таралган сәбәбе булып тора.
- Эпидемия вакытында хезмәткәрләрнең 40 проценты авырый, бер авыру ярты коллективка вирус йоктырырга мөмкин. Авыруны читләтеп узу өчен, коллективта 80 процент хезмәткәрнең гриппка каршы прививка ясатуы кирәк, - ди Марина Патяшина.
Сүз уңаеннан, белгечләр фикеренчә, иммунитет эпидемия башланганчы формалашсын өчен, хәзер вакцина ясату өчен иң кулай чор. Гриппның эпидемия чоры декабрь урталарына туры килер дип фаразлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading