16+

Быел хаҗ кылырга баручылар саны 3 меңгә арткан

Россия соравы буенча, Согуд Гарәбстаны хаҗ кылырга баручы Россия мөселманнары өчен квотаны арттырды, дип җиткергән "Интерфакс"ка Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов.

Җомга көнне матбугат конференциясендә Рушан Аббасов быел хаҗ кылучы Россия мөселманнары өчен 23 500 урын каралган, дип хәбәр иткән. Хаҗ кылучыларның беренче төркеме Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бу ял көннәрендә юнәлде инде.

Р.Аббасов сүзләренчә, баштан квота 20 500 урынга гына буласы булган, әмма хаҗга барырга теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, арттырылган. Хаҗ мәсьәләләре буенча вәкил Ильяс Умаханов Согуд Гарәбстанындагы хаҗ эшләре буенча министрга өстәмә өч мең урын сорап мөрәҗәгать иткән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading