16+

Быел КФУда 336 бюджет урыны кыскартылган

Казан (Идел буе) федераль университетының бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итү төгәлләнде. Хәзер контракт белән укырга керүчеләр чираты. Укырга кабул итү өлкәсендәге яңалыклар белән "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә университетның ректоры Илшат Гафуров таныштырды.

Казан (Идел буе) федераль университетының бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итү төгәлләнде. Хәзер контракт белән укырга керүчеләр чираты. Укырга кабул итү өлкәсендәге яңалыклар белән "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә университетның ректоры Илшат Гафуров таныштырды.

Билгеле булганча, быел университетта 336 бюджет урыны кыскартылган иде. Ләкин Ленин укыган университетка укырга керүчеләрнең күплеге моның белән генә аңлатылмый, әлбәттә. 260 елдан артык тарихы булган университет - иң дәрәҗәле, сыйфатлы белем бирә торган югары уку йортларының берсе булып кала бирә. Нәтиҗәләр ясап әйткәндә, быел КФУга, шул исәптән Чаллыдагы, Алабугадагы филиал институтларга бюджет урынына уртача 78,68 балл белән барлыгы 4980 абитуриент кабул ителгән. Уку елы башланганчы тагын шуның кадәр укучы түләүле бүлекләргә киләчәк. Алар арасында чит илләрдән, билгеле бер оешмалар үзләренә белгеч әзерләү өчен максатчан укырга җибәргән укучылар да бар.

Август конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзебездәге яхшы укучыларның 50 процентын булса да, республикада калдырырга кирәк, дигән фикерне әйткән иде. Илшат Гафуров сүзләренчә, алар нәкъ менә шуны истә тотып эшлиләр. Дөрес, Татарстан мәктәпләрендә "бишле"гә генә укучы балаларны гел барлап тору мөмкинлекләре юк, шуңа да бу эштә аларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмгә килә, яхшы укучылар турында мәгълүмат җиткереп бара. Быел да КФУга бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 68 укучы кергән. Алар арасында халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр дә бар. Бу укучыларның 45е - Татарстаннан. Аларны кызыктыру максатыннан университет 25-30 мең стипендияләр вәгъдә итми.

- Белем алу кешегә киләчәктә карьерасын төзү, үзе өчен кирәк. Студент чакта ук аңа 25-30 мең стипендия түлибез икән, диплом алганнан соң ул 30 меңлек хезмәт хакы түләнә торган эш таба алмавы да ихтимал, - ди Илшат Гафуров.
КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров әйтүенчә, быел берничә бүлеккә үтә алганнар белгечлекне бары ике тапкыр гына сайлый алган. Документларның төп нөсхәсен тапшырганнан соң гына абитуриент укырга кергән булып санала.

- Былтыр Киров өлкәсеннән бер укучы документларының күчерелмәсен Кировтагы уку йортына да, КФУга да биргән иде. Икесенә дә үтә алды, тик КФУны сайлады. Әмма, кабул итү комиссиясе төгәлләнгәнче, Кировтан документларының төп нөсхәсен китереп җиткерергә өлгермәде. Нәтиҗәдә, ике уку йортының берсенә дә укырга керә алмый калды. Соңыннан ул КФУның түләүле бүлегенә укырга керергә мәҗбүр булды, - дип сөйләде Илшат Гафуров. Шуңа да абитуриентларга булачак һөнәрләрен уйлап сайларга, кайсы белгечлекне үзләштерәчәкләрен төгәл хәл итәргә киңәш итә ректор.

Түләүле бүлектә укучыларның күбесе IT технологияләр, халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, финанслар юнәлешен сайлаган. Кайсы факультетка никадәр урын биреләчәге, җәмгыятьтә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр - барысы да федераль заказ белән билгеләнә икән.
- Университет өчен бушлай укыту юк, бары кемнәрдер түләмичә белем ала,- ди Илшат Гафуров. Кыскасы, бюджет өлкәсендәге һәр студент өчен дәүләт казнасыннан түләнә.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading