16+

Быел уракка кайчан төшәчәкләре билгеле булды

Быел уракка төшү вакыты гадәттәгедән кичектереләчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Быел уракка төшү вакыты гадәттәгедән кичектереләчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

- Без соңгы елларда 15-18 июльдә уракка төшәргә ияләнгән идек. Быел җәйнең нинди килүенә бәйле рәвештә һәм игеннәрнең торышына карап сөйләшсәк, уракның башы августның беренче числоларына туры киләчәк, - дигән Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан басуларындагы икмәкнең хәзерге торышы мул уңыш вәгъдә итә.
- Кояшта кызынырга теләүчеләр быелгы җәйне мактамый инде. Без, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, көтеп алынган, матур җәй дип саныйбыз. 7 ел рәттән республикабызда җәй һәм яз коры килү сәбәпле, үзебезнең теләгән максатыбызга ирешә алмадык. Табигать шартлары әйбәт булган елларны республика 5әр млн тонна икмәк үстереп, җыеп ала. Гадәттә без 2,5-3 млн тонна җыйдык. Узган ел бераз күбрәк - 4,3 млн тонна булды. Тик соңгы 7 елда 5 млн тонна уңыш җыеп ала алганыбыз юк, - ди министр.
Аның фикеренчә, быелгы уңышның нинди булачагы турында әйтергә иртәрәк.
- Кырларда икмәк нинди генә матур күремәсен, амбарга кергәнче ул әле синеке түгел. Әмма игеннәрнең хәзерге халәте зур уңыш вәгъдә итә. Әле игенне тәрбияләү, аны уракка кадәр җиткерү, уракны уңышлы үткәрү, әлбәттә, безнең бик зур бурычларыбыз. Әмма көн салкын булса да, быелгы язга, җәйгә без бер дә уфтанмыйбыз. Дөрес, игеннәрне игү берникадәр кичектереләчәк, - диде Марат Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading