16+

Быелгы боз шәһәрчеге биегрәк, сюрпризлары күбрәк булачак

Казанда, һава торышы шартларына карамастан, яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре кайный.

Казанда, һава торышы шартларына карамастан, яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре кайный.

"Әкият" курчак театры каршындагы мәйданда урнашкан боз шәһәрчеге төзелешенең дә бу көннәрдә иң кызган чоры. Бу елда шәһәрлеләрне һәм Татарстан башкаласы кунакларын шактый сюрпризлар көтә. Казан Мэры Илсур Метшин булачак "боз патшалыгы"ның планын өйрәнде һәм аның террияториясендә җылы кафе һәм кыйбат булмаган туклану пунктлары оештырырга кушты.

Боз шәһәрчегендәге үзәк тауның биеклеге моңа кадәр 9 метр булса, бу елда исә 12 метрга җитәчәк. Подрядчы оешма җитәкчесе Наил Йосыпов сүзләренә караганда, тауны боз фигуралары белән бизәячәкләр, дип яза kzn.ru.

Бу елда традиция буенча сноутюбларда шуу өчен дә тау була. Боз шәһәрчегендә тәүлек әйләнәсе 12 сакчы тәртип саклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading