Җәй - яшьләр өчен лагерь, төрле форумнар, кызыклы очрашулар вакыты. Ял итә-итә дә белем туплап була бит. Әйтик, 15-22 июль көннәрендә узачак IV Мөселман яшьләре форумында ислам дине нигезләре буенча белемнәрне тирәнәйтергә мөмкин.
Скопировать ссылку
Җәй - яшьләр өчен лагерь, төрле форумнар, кызыклы очрашулар вакыты. Ял итә-итә дә белем туплап була бит. Әйтик, 15-22 июль көннәрендә узачак IV Мөселман яшьләре форумында ислам дине нигезләре буенча белемнәрне тирәнәйтергә мөмкин.
Форум ел саен изге Болгар җирендә урнашкан чатырлы лагерьда оештырыла. Биредә республика яшьләреннән тыш, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикасы, Киров өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Подольск, Мари Эл, Свердлау өлкәләреннән дә 150гә якын катнашучы көтелә. Чарада бары тик 18-35 яшьлекләр генә катнаша ала. Форумны Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте оештыра. Чыгымнарны да ул каплый. Димәк, биредә катнашу бушлай. Чит төбәкләрдән килгән яшьләр генә юл чыгымнарын үз өстенә ала.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы форум Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) тормышына багышланган булачак. Чакырылган кунаклар арасында пәйгамбәрләр нәселеннән булган ислам дине белгече Әбдерәхим Лакрим, Әбдераззак Саади да бар. Әбдерәхим Лакрим форумда инде дүртенче ел рәттән бик теләп катнаша икән. Быел ул яшьләр өчен дәресләр оештыра.
- Бер-береңне диалогсыз аңлап булмый. Бу форум - яшьләрне бер-берсе белән аралаштыру, башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу чарасы да әле. Бүгенге көн кичәгедән яхшырак булырга тиеш дигән гыйбарә дә бар бит. Алган белемнәрең дә көн саен артып торырга тиеш. Әлеге форумнан соң яшьләр төпле белем тупларлар дип уйлыйм, - диде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дүртенче ел рәттән үткәрелгән чараның максатлары белән таныштырып.
Форум - яшьләрне социаль һәм дини активлыкка өндәү чарасы да. Бер атна дәвамында яшьләр ислам дине нигезләрен, дин тарихын, пәйгамбәрләр тормышы турында өйрәнәчәкләр, ләкин форум дини белем тирәсендә генә бармаячак. Әйтик, Җәлил хәзрәт Фазлыев яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезенә төшендерә.
- Бу теманы без юкка гына сайламадык. Гаилә кыйммәтләре форумыбызга туры килә. Пәйгамбәребез - моның ачык мисалы. Ул гаиләне зурлаган, аны кадерләгән, - ди Камил Сәмигуллин.
Зәкәрия хәзрәт Тимерханов «Бала тәрбиясендә Пәйгамбәр үрнәге» темасына лекция укыячак. Биредә, спорт, психология, стилист-визажист, интеллектуаль уеннарга да урын булачак. Ир-егетләр өчен джиу-джитсу буенча мастер-класс та оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, рухи һәм физик камиллек бер-берсен тулыландырачак.
Мөселман форумы булгач, ислам дине кануннары буенча, егетләр белән кызлар чараларда аерым-аерым катнаша. Кайбер дәресләр генә бергә булачак. Форумда ислам нигезләре буенча яшәмәүчеләр дә очрый, ләкин алар да башкалар белән бергә биш вакыт намазга баса. Оештыручылар, бу егет-кызлар да тормышларын дин белән бәйләрләр, дип ышанып кала. Биредә чит ил кунаклары, башка төбәк вәкилләре дә булганга, форум, нигездә, рус телендә барачак. Татар теле өчен аерым бер көн билгеләнгән. Бу көнне яшьләр, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, Сабан туенда катнашачак.
Комментарийлар