16+

Быелгы Корбан гаете бигрәк тә истәлекле булачак (БАШЛАНУ ВАКЫТЫ, КОРБАН ЧАЛУ УРЫННАРЫ)

Быел Корбан гаете бигрәк тә истәлекле булачак, ул Белем бәйрәменә һәм изге җомга көненә туры килә. Журналистлар белән булган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип белдерде.

Быел Корбан гаете бигрәк тә истәлекле булачак, ул Белем бәйрәменә һәм изге җомга көненә туры килә. Журналистлар белән булган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип белдерде.

Бәйрәм вәгазе Казанда Галиев мәчетендә узачак, ул сәгать 04.30да башланачак, гает намазын сәгать 05.00дә укыячаклар. Галиев мәчетеннән ТНВ каналы турыдан-туры трансляция дә оештырыр дип көтелә.

- Казан башкарма комитеты белән транспорт мәсьәләсен сөйләштек. Җәмәгать транспорты иртәнге дүрттән йөри башлаячак. Корбан чалу урыннары Казанда 24 мәчеттә һәм бер корбан чалу урынында үтәчәк, - дип сөйләде мөфти.

Казанда гына түгел, Чаллыда, Теләче һәм Балтач районнарында да мәчетләрдә корбан чалдыру мөмкинлеге булдырылган.
Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, корбан чалдырырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Халыктан җыелган корбан итен мохтаҗ гаиләләргә, мәдрәсәләргә, Россия ислам институты шәкертләренә һәм төрмәләргә озаталар. "Зәкят" хәйрия фонды аша да ятимнәргә, авыру балалар тәрбияләнүче һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.

Корбанлык сарыкларның күбесе республикага Әстерхан, Оренбург, Волгоградтан китерелә. Журналистларның нишләп үзебездә үстерелгән сарыкларга ихтыяҗ юк дигән соравына мөфти урынбасары, бездә сарык күпләп үрчетелми, аның чыгымы күбрәк дип аңлаталар, диде. Тик шулай да киләчәктә нәзарәтнең корбанлык өчен махсус ферма төзү һәм анда сарыклар үрчетү идеясе булуын да әйтте.

- Корбан гаетендә кимендә 10 мең сарык чалына. Бу әле Казанда һәм мәчетләр биргән саннар гына. Республика буенча шактый зур сан килеп чыга, - диде Мансур хәзрәт.

Корбанлык сарыклары барысы да санитар тикшеренүләр үтә. Мәчет территориясендә ветеринарлар да эшләячәк. Чалу урыннарында чүп өчен махсус контейнерлар урнаштыралачак.

Сарыкларның бәясенә килгәндә, ул уртача 7 мең сум торачак. Корбан гаете якынлашкан саен, бәясе дә менә. Шуңа да кайбер мәчетләр, аерым алганда, "Мәрҗәни" мәчете 700 сарык сатып алган да инде. Сарыклар Баулы районындагы бер фермерлык хуҗалыгыннан сатып алынган һәм хәзерге вакытта Питрәч районында урнаштырылган. Бәйрәмгә бер атна кала аларны Казанга алып киләчәкләр. Хәзер мәчет халыктан корбанга гаризалар кабул итә. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен түләү квитанциясендә гыйбадәтне үтәү вакыты да күрсәтеләчәк. Әлеге яңалык мөселманнарга корбанлык ите өчен түләгәндә чиратлардан арынырга ярдәм итәчәк. Монардан тыш, теләүчеләр өчен, гадәттә ул өлкәннәр һәм ялгыз кешеләр, мәчет итне бушлай өйгә кадәр китерә ала, дип яза нәзарәт сайты.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading