16+

Чабышып 100 мең отасың килсә

11 май көнне башкалада Казан җиңел атлетика марафоны узачак.

11 май көнне башкалада Казан җиңел атлетика марафоны узачак.

Чара кысаларында марафон узышы буенча Россия чемпионаты да үтәчәк, иң җитез спортчыларның дөнья чемпионатына сайлануы да ихтимал. Аңа сайланып алу өчен ир-ат һәм хатын-кызларга марафон дистанциясен 2 сәгать 18 минут һәм 2 сәгать 44 минуттан да артыграк булмаган нәтиҗә белән йөгерү кирәк.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин әйтүенчә, соңгы тапкыр Казан марафоны 2004 елда үткәрелгән булган. Чарада катнашучылар 42 чакрым 195 метрлы марафон һәм 21,1 км.лы ярыммарафон дистанциясен уза ала. Быел 5 чакрымга йөгерү һәм коляскалы спортчылар өчен дә ярыш оештырырга уйлыйлар.
Казан марафонында 3-5 мең кеше катнашыр дип көтелә. Араларында казанлылардан тыш, чит ил, башка төбәкләрдән дә катнашырга теләүчеләр җитәрлек. Ярышта марафон дистанциясендә 18 яшьтән, ярыммарафон дистанциясендә 16 яшьтән узганнар катнаша ала. Ә 5 чакрымлы ярышта - 8 яшьтән узучылар да көчләрен сыный ала. Узышларда катнашырга теләгән һәркем дистанциягә йөгерә алуы турындагы терапевт биргән белешмәне тәкъдим итәргә тиеш.
Бүген, иртәгә (9-10 май) Kazan-Arenaда узучы экспо-күргәзмәдә катнашучының старт пакетын алырга кирәк. Анда Казан марафоны футболкасы, рюкзак, шәхси хронометраж өчен чиплы күкрәк саны, шулай ук оештыручылар һәм чараның партнерларыннан сюрпризлар була. Моннан тыш, финишта, нәтиҗә һәм дистанциягә карамастан, һәр катнашучы Казан марафонының истәлек медален алачак. Шулай ук ярышлар тәмамлангач, чара сайтындагы шәхси кабинетына һәр катнашучының фотосурәтләре һәм финиш видеосы җибәрелә.
Шунысын да әйтергә кирәк, марафонда катнашу түләүле. 5 чакрымлы узышта катнашу өчен стартка беренчел кертем - 200 сум, ярыммарафон һәм марафонда 500 сумны тәшкил итә. Старт взносыннан укучылар һәм студентлар, шулай ук пенсионерлар азат ителә, ди оештыручылар.
Марафонда катнашучылар Kazan-Arena стадионы яныннан йөгерә башлый. Аннары алар Сибгат Хаким урамы, "Миллениум" күперен, Ершов, К.Маркс урамнарыннан узып "Казан" Милли-мәдәни үзәгенә кадәр яр буеннан йөгерә, аннары Ленин дамбасына чыгып, "Казан" гаилә үзәген әйләнеп уза һәм Kazan-Arena стадионы янында туктый. Трассаның озынлыгы - 21,1 чакрым. Марафончылар 2 әйләнә йөгерергә тиеш. Әлеге чараны уздыру өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Марафонда беренче урында килүчеләр 100әр мең сум акчалата бүләкләнәчәк, икенче урынга 80 мең, өченче килгәнгә 60 мең бирү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading