16+

Чаллыда берьюлы 5 сырхауханә ачылды

Кичә Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң, берьюлы биш медицина учреждениесе ачылды.

Кичә Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң, берьюлы биш медицина учреждениесе ачылды.

Сырхауханәләрне модернизацияләү программасы 2017 елда Татарстан Президенты карары белән тормышка ашырыла башлады. Беренчел звено объектларын яңарту эше быел да дәвам итә. Былтыр 50 объект куллануга тапшырылса, тиздән 24 медицина учреждениесендә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк. Быел дәүләт программасы кысаларында барлыгы 120  бинаны яңартырга ниятлиләр. Бу максатларада барлыгы 3 миллион 195,72 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Уңайлы медицина инфраструктурасын булдыру – Россия Президенты Владимир Путин куйган мөһим бурычларның берсе.“Барлык яшәүчеләр дә оператив, шул ук вакытта югары технологияле медицина ярдәме белән генә тәэмин ителергә тиеш. Россиялеләр кайда яшәүләренә карамастан, квалификацияле медицина ярдәме алырга хокуклы”, ди Путин.

Сугыш ветераннары өчен хәрби госпиталь Чаллы шәһәрендә уникаль медицина учреждениесе булып санала. Биредәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны тернәкләндерү бүлеге Кама аръягы төбәгендә бердәнбер. Монда өлкән буын кешеләргә диспансеризация узу мөмкинлекләре тудырылган. Госпиталь бинасына 47 ел. Соңгы тапкыр ремонт эшләре анда 2009 елда үткәрелгән булган. Ул чакта госпитальне ремонтлауга Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә 1,5 миллион сумлык сертификат бүләк иткән. Быел исә бинаның җылыту системасын, ут чыбыкларын алыштырганнар, җилләтү системасын җайга салганнар, видеокүзәтү камералары белән тәэмин иткәннәр.
3нче шәһәр сырхауханәсе Чаллыда иң зурысы булып санала. Ул 61 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Сырхауханәне төзекләндерү өчен 235 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, Чаллы шәһәре бюджетыннан 7 миллион сум өстәлгән.  Әлеге өстәмә акчага машина кую урыннары булдырганнар, сырхауханә ишегалдын төзекләндергәннәр. 3нче сырхауханәнең баш табибы  Рамиль Сабитов әйтүенчә, хәзер аларда 65 яшьтән өлкәннәр белән эшләүче аерым бүлек бар. Онкология авыруларын беренчел стадиядә ачыклау өчен махсус кабинет булдырылган.

Бу көнне сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән өч яңартылган балалар медицина учреждениесе ачылышында да катнашты. Бишенче, икенче шәһәр балалар сырхауханәләре заманча, яңа сулыш алды. Кама балалар медицина үзәге дә ремонттан соң ишекләрен ачты. Бу үзәктә 17 мең бала теркәлгән, консультатив диагностика бүлеге дә эшли. Монда балаларны хирург, офтальмолог, гинеколог, психолог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. Сырхауханәдә 2015 елдан авыр хәлдәге, мохтаҗ гаиләдәге балаларга ярдәм итү бүлеге оештырылган. Үзәктә физик яктан мөмкинлеге чикле балаларны кабул итү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Ел саен декабрь аенда табиблар инвалид балаларның өйләренә килеп тикшереп китәләр, ди. Кама балалар медицина үзәгендә шушы көннәрдә генә “Кыюлык әрҗәсе” урнаштырганнар. Медицина тикшерүе узган, укол салдырырга килгән балалар куркып еламасын өчен аларга әрҗәдән уенчык алырга рөхсәт итәләр икән.

Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, иң мөһиме – биналарны яңарту гына түгел, төп нәтиҗә авырулар, аларның туганнары өчен уңайлы шартлар тудыру. “Сырхауханәләрдә дустанә мөнәсәбәт булырга тиеш”, – ди ул.
Сүз уңаеннан, бүген капиталь төзекләндерүдән соң, Тәтеш районы хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading