16+

Чаллы бәби-боксында калдырылган сабыйны 40 гаилә үзләренә алырга теләк белдергән

Чаллыда гыйнвар ахырында бәби- бокста бер баланы калдырып киткәннәр иде. Сабый белән бергә аңа нинди прививкалар ясалганлыгы турында язылган белешмә дә калдырылган. Кызчыкка Мария дип исем дә кушканнар.

Татарстанда беренче очрак булганлыктандырмы, әлеге хәбәр яшен тизлегендә таралып та өлгерде. Опека бүлекчәләренә әлеге баланы кызлыкка алырга теләк белдерүчеләр көн дә шалтырата, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Сабыйны үзләренеке итәргә теләп, 40лап гаилә мөрәҗәгать иткән.

Сабыйны бер айдан соң балалар йортына тапшыралар. Кызлыкка алу буенча документлар әзерләү ярты елга сузыла. Әлеге вакыт эчендә бәлки кызчыкны үз әнисе дә килеп алыр дигән өмет тә бар.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading