16+

Чаллы институты ябылачакмы?

Казан федераль университетының филиалы булып торган Чаллы институтына студентлар кабул итү туктатыла дип ишеттек. Безнең авылдан да анда укырга керергә теләгән балалар бар иде. Бу - Чаллыдагы институтта укыту сыйфаты түбән булган дигән сүзме? Уку йортын нигә яптылар? Әлфирә Исмәгыйлева, Мамадыш. Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат үзәге хәбәр итүенчә,...

Казан федераль университетының филиалы булып торган Чаллы институтына студентлар кабул итү туктатыла дип ишеттек. Безнең авылдан да анда укырга керергә теләгән балалар бар иде. Бу - Чаллыдагы институтта укыту сыйфаты түбән булган дигән сүзме? Уку йортын нигә яптылар?

Әлфирә Исмәгыйлева, Мамадыш.

Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Рособрнадзор хезмәте тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтына һәм Мәскәү гуманитар-икътисад университетының Воронеж институтына студентлар кабул итү тыелган иде, әмма бу укытуның сыйфатына һич кенә дә бәйле түгел. Бу Рос­обрнадзор күрсәтмәләрен тиешле срокларда үтәмәү аркасында килеп чыккан.

- Рособрнадзор планнан тыш документлар тикшереп, Чаллы институтының эшчәнлеге турында сайтындагы мәгълүматта кайбер техник төгәлсезлекләрне билгеләп үткән иде. Әлеге кимчелекләр төзәтелде, Рособрнадзорга тиешле документлар һәм отчетлар вакытында җибәрелде. Кагыйдә нигезендә, кимчелекләр төзәтелгәч тә, тикшерүче орган тыюларны бетереп, студентларны кабул итү хокукын ала, - дип хәбәр итә Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат үзәге.

Әлегә Чаллы институты документлар кабул итми, әмма уку йортында белем бирү эшчәнлеге туктатылмаячак. Кабул итү комиссиясе абитуриентлар һәм аларның әти-­әниләре белән сөйләшүләр алып бара. Быелгы уку елында Чаллы институтына 1031 бюджет урыны бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading