16+

Чаллының Җиңү паркы киләчәктә нинди булыр?

Бу көннәрдә Чаллы шәһәрендә Җиңү паркын үзгәртеп кору проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Төзекләндерү эше инде майда ук башланырга тиеш. Әлеге чараларда шәһәр халкы да актив катнаша. Инде ай ярым элек иң яхшы архитектура идеясе өчен конкурс игълан иткәннәр иде. Җиңү паркы - Чаллы өчен аеруча зур әһәмияткә ия...

Бу көннәрдә Чаллы шәһәрендә Җиңү паркын үзгәртеп кору проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Төзекләндерү эше инде майда ук башланырга тиеш. Әлеге чараларда шәһәр халкы да актив катнаша. Инде ай ярым элек иң яхшы архитектура идеясе өчен конкурс игълан иткәннәр иде. Җиңү паркы - Чаллы өчен аеруча зур әһәмияткә ия объект. Ул Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан 1975 елның 9 маенда ачылган һәм 40 ел дәвамында халыкка хезмәт иткән. Шулай да, күп еллар дәвамында шәһәр хакимияте бу эшкә акча җиткерә алмаганлыктан ул төзелеп бетми кала.

Бүгенге көндә барлыгы 6 эскиз-идея тәкъдим ителгән. Алар арасында профессиональ һәм танылган архитекторлар: Казаннан Александр Дембич, Чаллыдан Владимир Нестеренко, Вячеслав Нилов, Григор Аствацатрян да бар. Әлеге эшләр Чаллы халкында зур кызыксыну уяткан.

Паркны үзгәртеп кору идеясе барлык авторлар да бертөрле күзаллый. Алар моңа кадәр утыртылган яшеллекне саклап калырга тели. Шул ук вакытта Җиңү паркын берничә зонага бүләргә дә тәкъдим итәләр. Кагыйдә буларак, бу - мемориаль, ландшафтлы һәм спорт-күңел ачу мәйданчыклары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading